5 махсус техника 40 минут дәвамында Ирек мәйданы, Театр, Пушкин һәм Карл Маркс урамнары буенча махсус состав сибеп чыккан. Моннан тыш, Казан гарнизоны солдатлары су сиптерү аппаратлары ярдәмендә махсус техника керә алмый торган җәяүлеләр юлларын һәм участокларын эшкәрткәннәр. Бу хезмәтләрне хәрбиләр һәм «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре махсус костюмнарда башкарган.
Махсус дезинфикцияләү эремәсе савыт-саба һәм медицина әйберләре эшкәртү өчен кулланыла торган реагент нигезендә әзерләнгән. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, мондый чараны ачык һавада куллану кеше өчен куркынычсыз.
Комментарийлар