16+

Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнде

Бүген Казанның үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм тукталышы чикләнә. Бу Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы белән тәре йөреше белән бәйле.

Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнде

Бүген Казанның үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм тукталышы чикләнә. Бу Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы белән тәре йөреше белән бәйле.

21 июль көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр чикләү юл өлешендә гамәлдә булачак:

Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр участокта;

Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр участокта;

Беренче Май мәйданыннан төшү юлы, Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр участокта;

Бауман урамы, Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;

Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлында;

Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы;

Батурин урамы, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;

Большая Красная урамы, Батурин урамыннан алып Лобачевский урамына кадәр участокта;

К.Маркс урамы, Батурин урамыннан Япеев урамына кадәрге участокта;

Япеев урамы, Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участокта (кирәк булганда);

Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;

Япеева урамы, К.Маркс урамыннан Федосеев урамына кадәр;

Нагорная урамы, Большая Красная урамыннан Япеев урамына кадәр участокта;

Бехтерев урамы, К.Фукс урамыннан Япеев урамына кадәр участокта.

Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.

Транспорт комитетында шулай ук хәбәр итүләренчә, тәре йөрешен уздыру вакытында 22, 28, 28а һәм 89-нчы номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте туктатылачак, алар Кремль, Батурин һәм Большая Красная урамнары буенча хәрәкәт итә.

Исегезгә төшерәбез, быел йөреш тәмамлангач, мөһим вакыйга – Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading