Казан үзәгендәге тагын бер йортта янгын чыккан (ФОТО, ВИДЕО)
Казан үзәгендә, Ш.Мәрҗани урамында урнашкан 44 нче йорттагы янгын турында хәбәр 14:50 сәгатьтә алына. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Анда бер катлы, ташландык агач бина яна, дип ачыклык кертелә. Әлеге бина бүген янган Кабан күле буендагы техникумның күрше урамында урнашкан.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
loading
Комментарийлар