Куркынычны вакытында абайлап алганнар.
Бүген төнлә 12нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә кислород станциясе сафтан чыккан. Ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган 23 пациентның гомере куркыныч астында калган. Кислород белән тәэмин итү системасының сафтан чыгуын ярый әле вакытында абайлап алганнар. Һава килүне альтернатив чыганакларга - кислород баллоннарына тоташтырганнар. Хәзерге вакытта пациентларның сәламәтлеге тотрыклы дип бәяләнә.
Комментарийлар
0
0
Кислородка тоташтырылган тан ышымның апасы шул төнне нигәдер вафат?Үлүчеләр юк дисез.
0
0