16+

Казанда «Буран» планы игълан ителде

Казанда көчле буран аркасында «Буран» планы игълан ителде.

Казанда көчле буран аркасында «Буран» планы игълан ителде.

Кар җыюга 800 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан башкаласы мэриясендә.

"Узган тәүлектә шәһәрдә 5 миллиметр явым-төшем яуды, ягъни айлык норманың 11 проценты, 12 мең тоннадан артык кар чыгарылды", — диелә хәбәрдә.

Юлларны чистарту эше көчәйтелгән режимда алып барыла, төп игътибар магистральләрне, тукталыш урыннарын һәм тротуарларны чистартуга бирелә.

Ишегалларында һәм йорт түбәләрендә кар җыю дәвам итә. Эшкә 1390 җыештыручы һәм 123 берәмлек техника җәлеп ителгән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading