Татарстанның ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу атнада күзәтелгән юллардагы бөке юл һәлакәтләре белән бәйле түгел.
Берничә көн тоташ кар яву аркасында, юлларда йөрү авырлашкан, автомобиль йөртүчеләр саклык белән, тизлекне киметеп хәрәкәт итәләр. Саннарга килгәндә, республика буенча 22-24 гыйнвар көннәрендә 36 юл һәлакәте теркәлгән, 2 кеше һәлак булган, 53е тән җәрәхәтләре алган. Буран вакытында юл хәрәкәте инспекторлары җәмәгать транспортына күчәргә, машина белән ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар