16+

Казанда кызыл автобус пенсионер хатын-кызны бәрдерткән

Автобус йөртүчесе Казанда Мәскәү һәм Чернышевский урамнары чатында 86 яшьлек хатын-кызны бәрдереп киткән.

Автобус йөртүчесе Казанда Мәскәү һәм Чернышевский урамнары чатында 86 яшьлек хатын-кызны бәрдереп киткән.

Әлеге казада 77 яшьлек ир-ат та зыян күргән.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария җәяүлеләр йөри торган кичүдә килеп чыккан. Автобус йөртүчесе уңга борылганда кешеләрне бәрдергән. Видеодан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип саналган йөртүче бер төркем җәяүлеләрне үткәреп җибәргән, әмма хатын-кыз тротуарга барып җитмичә таелып егылган. Шул вакытта автобус хәрәкәт итә башлый. Йөртүче җәяүлеләрне күрмәве турында аңлаткан.

Хәзер вакыйга урынында ЮХИДИ һәм тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре эшли. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading