Татарстанда 16 октябрьдән СВО ветераннарының төбәк ассоциациясе эшли башлады. Ассоциациянең оештыру конференциясе ТР ДОСААФ диварларында узды.
Ассоциация рәисе итеп бертавыштан генерал-лейтенант Владимир Майстренко сайланды. Координация советына «Ак Барс „Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Марат Галиев, СВО ветераннары керде. Ассоциация Президиумының эш төркеменә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сайланды.
Ассоциация бурычларына фронттан кайткан СВО ветераннары белән эшләү, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итү керәчәк. Удачина сүзләренчә, ассоциация шулай ук СВО ветераннары очраша торган системалы проблемаларны ачыклау һәм бетерү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды һәм башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз эшләячәк.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең төбәк оешмалары Россиянең 23 субъектында булдырылган. Татарстанда 24 нче оешма ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар