16+

Казанда су басу аркасында 1, 5, 5а һәм 6 трамвайлары йөрүдән туктады

Татарстан башкаласында давыллы яңгыр яву сәбәпле, күп урыннарда күлләвекләр барлыкка килде.

Казанда су басу аркасында 1, 5, 5а һәм 6 трамвайлары йөрүдән туктады

Татарстан башкаласында давыллы яңгыр яву сәбәпле, күп урыннарда күлләвекләр барлыкка килде.

Шуңа бәйле рәвештә трамвай маршрутларының хәрәкәте туктатылды. Хәзерге вакытта Г.Тукай урамындагы 5а һәм 5нче номерлы трамвайлар, Соловецкий Юнг урамы аша үтүче 1 һәм 6 нчы номерлы трамвайлар йөрми, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
Мэриядә билгеләп үткәнчә, җил-давыл нәтиҗәләре бетерелә. Аерым алганда, яңгыр сулары канализациясе рәшәткәләрен чистарту эшләре алып барыла.

Реклама

Фото: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading