ТР Буа районында яшәүче 32 яшьлек ханым ике атна элек өеннән Казанга чыгып киткән. Янәсе РКБ Перинаталь үзәгенә бала табарга бара.
Ике атнадан соң хатын ирен һәм каенанасын үзен алып китәргә чакырган, ләкин аның сүзләренчә, табиблар аң нарасыен бирми икән. Хатынның сүзләренә караганда, баланың хәле начарланган һәм аны бала тудыру йортында калдырганнар.
Куркынган һәм пошаманга төшкән ир РКБ бала тудыру йортының икенче терминалына аның улы белән ни булуы турында сорашырга килгән.
Комментарийлар