16+

Казанда янгын чыккан фатирдан ике баланы чыгарганнар

Бүген иртән Казанда Ф.Әмирхан урамындагы 9 катлы йортта янгын чыккан.

Бүген иртән Казанда Ф.Әмирхан урамындагы 9 катлы йортта янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр янган фатирдан ике малайны коткарган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын турында хәбәр 10:05 сәгатьтә килгән. Күпфатирлы йортның икенче катында фатир янган. 4 һәм 7 яшьлек ике малайны коткаручы битлеге ярдәмендә тышка чыгарганнар. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading