16+

Казанда яшәүче бер ир-атның бакчасында 50 данә авиация бомбасы тапканнар

Авиабомбалар «Ромашка» бакчачылык ширкатендә, җир астында табыла. 

Авиабомбалар «Ромашка» бакчачылык ширкатендә, җир астында табыла. 

Бер атна элек Казанда яшәүче бер ир Идел буе районындагы бакчадасында җир казыганда тутыккан снарядка юлыккан. Ир шунда ук полицейскийларны чакырта.

Урынга килгән саперлар тагын  4 снаряд казып ала, аларны экспертизага алып китәләр.

Берничә көннән соң казанлы җир казыганда янә снарядлар таба. Бу юлы саперлар тагын берничә дистә авиабомба табып ала. Шул рәвешле, әлеге бакчадан табылган барлыгы 50 тутыккан снаряд экспертизага җибәрелгән. Аларның һәрберсенең авырлыгы якынча 100 килограмм тәшкил итә.  

"Экспертлар бәяләвенчә, алар куркыныч тудырмый. Алар барысы да хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан утильләштерү өчен алынган", - дип хәбәр итте безгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. У казанца на садовом участке выкопали 50 авиационных бомб: Яндекс.Новости

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading