16+

Казанлылар Россия көненә багышланган бәйрәм салютын тамаша кылдылар

Әлеге тамашаны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда карадылар.

Әлеге тамашаны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда карадылар.

12 июнь көнне Казанда Россия көне уңаеннан оештырылган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Кремль яр буенда кичке концерт программасы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан артистлары, Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Максим һәм Андрей Державин һәм башкалар чыгыш ясады.

22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты булды. Аны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда тамаша кылдылар. 

https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading