16+

Көчләнгән кызның әтисе педофилны үзе табып үтергән

Самара янында укучы кызның әтисе педофилны үзе табып, аны пычак белән суйган. Шикләнелүче үзе үк полициягә килгән. Җинаять эше кузгатылган.

Самара янында укучы кызның әтисе педофилны үзе табып, аны пычак белән суйган. Шикләнелүче үзе үк полициягә килгән. Җинаять эше кузгатылган.

9 яшьлек кызчыкны көчләү турындагы видеоны күргән ир-ат бу хакта полициягә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, көчләүче кеше - иптәше, 32 яшьлек Олег Свиридов булып чыккан. Хокук сакчылары шикләнелүченең яшәү урыны буенча килгән, ләкин тегесе алардан качып өлгергән.

Тикшерү вакытында көчләүченең берничә ел дәвамында нәни кызларны "аулавы" ачыкланган. Моңарчы вәхши 11 яшьлек укучы кызны көчләгән.
Олег Свиридовның пычак белән яраланган үле гәүдәсе Винтай бистәсендә табыла. Мәет җиргә күмелгән. Ачыкланганча, бер кызның әтисе көчләүчене үзе тапкан һәм шул рәвешле үчен алган.

Реклама

+18
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес эшлэгэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшләгән, алайсэ тормэдэ бушлай ашатып яткыралар

      Мөһим

      loading