Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында “Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
==Документны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.
– Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнде. Федераль законнар белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларның исемлегенә хәзер бизнес-парклар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендәге компетенцияләр үзәкләре өстәлә һәм аларга законнарда каралган дәүләт ярдәме чараларын бирү мөмкинлеге кертелә, – диде ул.
Комментарийлар