16+

КФУның бер институты студентларын карантинга җибәргәннәр

Төркемдәге бер студентта гына булса да коронавирус ачыкланса, бөтен төркемне ике атнага карантинга җибәрәләр.

Төркемдәге бер студентта гына булса да коронавирус ачыкланса, бөтен төркемне ике атнага карантинга җибәрәләр.

КФУның бер институтында берничә төркемне дистанцион укуга күчергәннәр.

"Татарстан-24" телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтындагы сигез төркем дистанцион укуга күчкән. Бу турыда, уку йортының матбугат хезмәтенә таянып, "Казанские ведомости" да хәбәр итә. Сәбәбе - киеренке эпидемиологик вазгыять. Аерым студентларның ПЦР-тестлары уңай нәтиҗә биргән икән. Төркемдәге бер студентта гына булса да коронавирус ачыкланса, бөтен төркемне ике атнага карантинга җибәрәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading