“Моңа бәйле рәвештә, 2021 ел бюджетында каралган 60,7 млн.сум республика районнары һәм шәһәрләренә бүлеп бирелсен өчен Икътисад министрлыгына тапшырыла. Моңа кадәр алар Татарстан Финанс министрлыгы счетында исәпләнгән. Бу акчалар федераль казнадан бүленгән һәм республика бюджетыннан өстәмә финанслау таләп ителми. Шуңа күрә агымдагы ел бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлеше элеккечә кала", - дип аңлатты профильле комитет җитәкчесе.
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Бөтенроссия халык санын алу 1-31 октябрь көннәрендә үткәреләчәк. Ә аның беренче нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә билгеле булачак.
Комментарийлар