Татарстанлылар Рамазан ае белән котлау өчен «Хатлар йорты» открыткаларын сайлый ала.
Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра, чөнки «милли код белән кушылып, [бәйрәм] үзенең кабатланмас яңгырашын барлыкка китерә, аны визуаль детальләрдә ачык чагылдырырга мөмкин». Бу хакта кибетнең Телеграм-каналында әйтелә.
«Хатлар йорты» открыткалар бүләк итү өчен берничә идея тәкъдим итте: аларны туганнарга һәм якыннарга җибәрергә, ифтарда катнашучыларга бүләк итеп бирергә яки танышларыңа җылы сүзләр әйтеп, изгелек чылбыры җибәрергә була.
Кибетнең ассортименты белән танышырга һәм открыткаларны сылтама буенча алырга мөмкин, дип яза Татар-информ
Комментарийлар