16+

Хәрбиләрнең балалары өчен яңа ташлама

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәдәният учреждениеләренә 27 меңнән артык билетны «Батыр» картасы буенча алган

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәдәният учреждениеләренә 27 меңнән артык билетны «Батыр» картасы буенча алган

Мобилизацияләнгән, контракт белән хезмәт итүче һәм волонтерларның гаиләләренә барлыгы 3,4 мең карта бирелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәдәният учреждениеләренә бару өчен «Батыр» картасы буенча 27 меңнән артык билет алган. Җәй көне бу ярдәм чарасына ихтыяҗ ике тапкыр арткан.

Ташлама 45 дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләренә кагыла. Аларның исемлеге гел тулылана.

Шулай ук «Батыр» картасы буенча балалар 628 спорт дәресендә бушлай катнашканнар. Тренировкалар 30 спорт учреждениесендә оештырылган. Ташлама объектларга тренерсыз индивидуаль баруга кагыла.

Мобилизацияләнүчеләрнең, контракт белән хезмәт итүчеләрнең һәм үз теләкләре белән китүчеләрнең балаларына барлыгы 3417 «Батыр» картасы бирелгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасын район администрацияләреннән алырга мөмкин. Моның өчен ата-аналарга паспорт, бала туу турында таныклык белән теркәлү урыны буенча администрациягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда балага серия номеры белән пластик карта биреләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading