16+

Коръәнне яндырган студентка хөкем карары чыгарылган

Никита Журавлевне дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүдә гаепле дип тапканнар.

Никита Журавлевне дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүдә гаепле дип тапканнар.

Грозныйның Висаитов район суды 20 яшьлек Никита Журавлевка хөкем карары чыгарган. Ул 3,5 елын колониядә утырачак. Егетне дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүдә һәм хулиганлыкта гаепле дип тапканнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Никита Журавлев 2023 елның маенда Волгоградта мәчет каршында Коръән яндырган һәм шуны видеога төшергән. Шуннан соң аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Сорау алган вакытта Никита Журавлев «10 мең акча өчен Украина махсус хезмәтләре боерыгы буенча» акция оештырганын әйтә.

Видеога беренчеләрдән булып «Дагестан иртәсе» телеграм-каналы җавап бирә. Социаль челтәрдән кулланучылар дин тотучыларның хисләрен рәнҗеткән өчен Никита Журавлевны җәзага тартырга чакыралар. Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткач, РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин аны Чечня тикшерүчеләренә тапшырырга куша. 2023 елның май ахырында Никита Журавлевны Грозныйга күчерәләр.

Сентябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның видеосы киң резонанс тудырды. Анда аның улы Адам Кадыров Никита Журавлевны кыйный. Видео республика башлыгының хуплау посты белән озатыла бара.

- Кыйнады һәм дөрес эшләде. Моннан тыш, минемчә, һәр Изге Китапка һөҗүм иткән, шул исәптән аны демонстратив рәвештә яндырган, бу безнең зур илебезнең дистәләгән миллион гражданнарын рәнҗеткән кеше каты җәзага тартылырга тиеш, — дип язган Рамзан Кадыйров.

Әлеге хәлдән соң тиздән Адам Кадыйровка Чечня республикасы Герое исеме бирелә. Никита Журавлев Кадыйров белән очрашудан соң исламны өйрәнү һәм мөселман булу нияте турында белдерә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading