16+

Коронавирус турында иң мөһиме: Татарстанда авыручылар күпме?

Кешелек 3 елдан артык COVID-19 шартларында яши.

Кешелек 3 елдан артык COVID-19 шартларында яши.

2020 елның 11 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) 2019 елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә беренче тапкыр ачыкланган коронавирусның тиз таралуы аркасында пандемия игълан итте. Бу статус быел май аенда гына юкка чыгарылды.

Үзизоляцияләү, битлек режимы, мәҗбүри вакцинация һәм QR-кодлар керткәннән соң, кешелек әкренләп гадәти тормышка әйләнеп кайтты.

2024 елның 1-7 гыйнварына булган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда 1,5 меңгә якын кеше авырый, ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинация ясарга чакыра.

Татарстанда 25 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр бер атна эчендә коронавирус йоктыруның 1 483 очрагы ачыкланган. 

25-31 декабрьдә коронавирус белән авыручы 119 татарстанлы хастаханәгә озатылган. 
Соңгы җиде көндә 1 837 кеше савыккан. Пандемия башланганнан бирле ковидтан 214 159 татарстанлы савыккан.

Үлем очраклары теркәлмәгән. Татарстанда коронавирустан республикада яшәүче 2 010 кеше үлгән.

Авыру очраклары гыйнвар уртасында күтәрелер дип көтелә
Россиядә 25-31 декабрьдә 58 797 коронавирус очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле илдә 25 772 535 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Реклама

Коронавирус белән авыручы 6 046 кеше хастаханәгә озатылган. Авыру күрсәткече узган атна белән чагыштырганда 28,6% ка кимегән. 89 424 кеше савыккан. COVID-19дан барлыгы 23 157 710 кеше савыккан.

Бер атна эчендә 206 россияле үлгән. 3 ел эчендә коронавирус 401 420 кешенең гомерен өзгән.

Инфекционист Евгений Тимаков Россиядә гыйнвар уртасында балалар арасында йогышлы авырулар, шул исәптән грипп, ОРВИ һәм ковид белән авыручылар санының артуын фаразлый.

Эксперт аңлатканча, каникуллар вакытында эпидемиологик хәл тотрыклыланачак: «Ә аннары, Яңа ел каникулларыннан соң, гыйнвар уртасыннан авыруларның кабат артуы күзәтелә», — дип билгеләде ул.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авырулары арту сәбәпле, битлек кияргә чакырды

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) барысын да кабат битлек кияргә һәм COVID-19 прививкасын ясарга чакырды, чөнки күп кенә илләрдә авырулар саны арта. Мондый белдерү белән оешма башлыгы Тедрос Гебрейесус чыгыш ясады.

Европа илләре 2024 елның февраленә коронавирус препаратларының яраклылык вакыты тәмамлану сәбәпле 2,2 миллиард долларга кадәр югалтырга мөмкин. Бу хакта Financial Times газетасы Airfinity аналитик төркеме мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading