16+

Коронавирус йоктыручылар саны кайчан кимиячәк?

Июль урталарында коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кими башларга, көз урталарында исә яңадан артырга мөмкин.

Июль урталарында коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кими башларга, көз урталарында исә яңадан артырга мөмкин.

ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәге генераль директоры Андрей Исаев шундый фаразын җиткерде.

«Эпидемия дулкыны бер югары күтәрелә, бер кими, - диде Исаев. - Агымдагы дулкын июль урталарында чигенә башлар дип өметләнәм».

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә илдә 23 543 кеше әлеге чирне йоктырган, бу 17 гыйнвардан бирле иң югары күрсәткеч санала.

Исаев фаразлавынча, коронавирус инфекциясенең яңа очраклары июль аенда бер кимеп алганнан соң көз урталарында – сентябрь ахырында аларның саны янә арта башлаячак.

Реклама

«Әгәр прививканың беренче компонентын алгансыз икән, сезнең иммунитет дүртенче дулкынга әзер булачак», - диде белгеч.

Исаев нәкъ менә көзен вакцинациянең нәтиҗәсе сизеләчәген искәртте. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading