16+

Коронавируска каршы вакцинациянең кәгазь сертификатларын МФЦда алырга мөмкин булачак

Мишустин: COVID-19ка каршы ясалган вакцинациянең кәгазь сертификатларын 16 ноябрьдән МФЦга бирә башлыйлар.

Мишустин: COVID-19ка каршы ясалган вакцинациянең кәгазь сертификатларын 16 ноябрьдән МФЦга бирә башлыйлар.

Премьер-министр Михаил Мишустин Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына атна ахырына кадәр вакцинация турында кәгазь сертификатларны бирү буенча проблемалардан качу өчен, барлык техник мөмкинлекләрне дә күз алдында тотарга кушты. Бу хакта ул хөкүмәт каршындагы COVID-19 белән көрәш буенча координация советы президиумы утырышында белдерде.

"Прививка ясатучыларга сертификат бирелә. Ул автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә. 16 ноябрьдән аны кәгазь рәвешендә күп функцияле үзәкләрдә дә алырга мөмкин булачак. Күпләр өчен мондый вариант уңайлырак", - диде хөкүмәт башлыгы, кешеләр бу хезмәтне тоткарлыксыз, тиз вакытта алырга тиеш, дип тә ассызыклады.

Моннан тыш, ул Сәламәтлек саклау министрлыгыннан ведомстволар белән эшләүне һәм сертификатлар бирү тәртибен раслауны сорады.
Премьер шулай ук кәгазь сертификатлар бирү турындагы карарны раслады. Аларны сорап вакцинацияне узган кешеләр дә, медотводы булганнар да, яки инде COVID-19 белән чирләгәннәр да мөрәҗәгать итә ала. Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә ассызыклаганча, бу хезмәт дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән яки мөстәкыйль рәвештә сертификатларны чыгарып алу мөмкинлеге булмаган россиялеләр өчен актуаль булачак.

Кичә COVID-сертификатлар формасындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Аларда аның хуҗасы, прививка, ревакцинация, ковид белән чирләү турында төп мәгълүматлар күрсәтеләчәк, шулай ук QR-код өчен дә урын каралган. Элек бирелгән документлар яңа төрдәгесенә автомат рәвештә күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading