16+

"Коткаручыга да, балага да ябышкан...": өч бала анасы кызын коткарганда батып үлгән

Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.

Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.

Самарадагы комлыкта күп балалы хатын елгада батып үлгән. Шаһитлар сүзләренчә, 47 яшьлек хатынның бер кызы суда бата башлаган. Әни кеше баласын коткарырга дип суга ташланган. Ләкин ул үзе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Балалары белән килгән ике хатын минем яндарак ял итә иде. Ике үсмер кыз һәм алты яшьлек малай комлыкка әнисе белән килгән, алар янында улы белән тагын бер хатын бар иде», — дип сөйли шаһит хатын-кыз. 

«КП» сайты шаһитның исемен үзгәртеп Светлана дип язган. Аның сүзләренчә, күп балалы хатын балаларын бик игътибар белән карап тора, гел суга тирән кермәскә икәнен кисәтә, сөлгегә төренеп җылынып алырга куша. Ул көн бик эссе була, комлыкка да кеше шактый җыела.

Светлана сүзләренчә, алар коляскалы инвалидлар өчен пандус каршына махсус урнаша. Балалар өчен сай коену урыны шушында була. Иделнең нәкъ шушы урынында артык тирән түгел, биредә фаҗига булыр дип беркем дә башына китерми.

«Кичке җиделәр тирәсе иде, ләкин комлыкта әле кеше бик күп. Бер мизгелдә мин кычкырышкан тавышлар ишеттем, кемдер бата башлаган. Хатынның кызларының берсе суда, ул тончыга башлаган. Мин әнисенең ярдәмгә ташланганын күрдем. Аларга ярдәмгә тагын бер ир-ат китте», — ди Светлана.

Бер мизгел эчендә хатын су астына китә, ир-ат исә аның кызын коткара, ярга алып чыга. Бала су белән тончыккан, ләкин тиз арада аңына килде. Светлана коткаручы белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, хатын коткаручыга да, балага да ябышкан, аларны төпкә тарта башлаган. Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.

Аннары күп балалы хатын белән ял итә торган туганы акырып кычкыра башлый, аны бөтен комлык ишетә, коткаручылар килә. бөтен кеше судан чыга. Коткаручылар һәм битараф булмаган ир-атлар суга кереп, күп балалы хатынны эзли. Балаларны туган абыйсы алып китә. Урынга хокук саклаучылар да килеп җитә. Хатын батып үлүе аермачык була. Шуңа күрә водолазлар чакыралар. 

«Ул урында агым көчле, берничә метр ераклыкта кискен тирәнәя. Температуралар кискен алмашу нәтиҗәсендә хатынның йөрәге туктаган булуы ихтимал», — дигән коткаручылар.

Мәрхүмәнең мәетен ярдан 50 метр ераклыкта, 8 метр тирәнлектә тапканнар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading