Россия Югары суды Хакасиядә яшәүче Александр Миягашов исемле ир-атка карата җинаять эшенә нокта куйды. Ул ике ел элек хатыны белән бергәләп бер яшьлек оныгын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Хакасиянең Харой авылында 2019 елның гыйнвар азагында 47 яшьлек Александр Миягашов һәм аның хатыны Жанна бер яшьлек оныкларын карап тора. Баланы әби белән бабай янына анасы китерә. 29 гыйнварга каршы төндә бала елый башлый һәм исерек ир белән хатынга йокларга бирми.
Бала тынычланмагач, әби малайның муенын бармаклары белән кыса. Берничә минуттан бала елаудан туктый, хәрәкәтләнми башлый. Үлде дип белеп, Жанна баланы Александрга тоттыра һәм үзе йокларга ята. Ир-ат исә оныгын яна торган мичкә тыгып куя. Баланың анасы икенче көнне кунактан кайта. Ул баласының янган мәете калдыкларын мичтә табып ала.
Җинаять эше ачыла, Александрга карата «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Чөнки экспертиза баланың югары температура тәэсирендә үлүен ачыклый. Жаннага карата «Үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
Аларның икесен дә СИЗОга озаталар. Сорау алганда ир белән хатын гаепне бер-берсенә ыргыта, аннары барысын да сөйләп бирәләр һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итә башлыйлар. 2019 елда суд процессы башлана. Ир белән хатын тагын гаепне бер-берсенә күчерә башлый.
Александр Миягашовта хроник эчкечелек була, психикасы белән дә проблемалар килеп чыга. Экспертиза аның җинаятьне аңлап кылуын раслый. Хатынга карата да шундый ук нәтиҗә чыгаралар.
Комментарийлар