16+

Коточкыч! Татарстандагы янгында 7 кеше һәлак булган, 4се - балалар...

Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Коточкыч! Татарстандагы янгында 7 кеше һәлак булган, 4се - балалар...

Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуын ачыклаган. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән.

14.05 сәгатьтә янгынның башка биналарга күчүенә чик куйганнар, 14.15 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Янгында өч кеше һәлак булган диелгән иде башта. Соңрак 7 кешенең һәлак булуы ачыкланды. Һәлак булучыларның дүртесе - балалар.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading