Кичә Франциядән Италия аркылы Венгриягә кайтучы балалар утырган автобус һәлакәткә очрады.
Венгрия автобусы катнашындагы һәлакәт Веронда булды: 55 кешене утырган автобус баганага бәрелеп, аннары аңа ут капкан. Юл-транспорт һәлакәтендә 16 кешенең гомере өзелгән, 39 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Россия Президенты Владимир Путин Венгрия Президенты Янош Адерга һәм Премьер-министры Виктор Орбанга кайгы уртаклашып телеграмма юллаган.
"Бигрәк тә балалар һәм үсмерләр һәлакәт корбаны булуы аяныч", - диелгән Россия Президентының кайгы уртаклашу телеграммасында.
Исегезгә төшерәбез: әле 4 декабрьдә генә Төмән - Ханты-Манси федераль трассасының 926 нчы чакрымында балаларны спорт акробатикасы буенча бәйгегә алып барган автобус юл һәлакәтенә юлыккан иде.
Фаҗигадә 12 кеше һәлак булды: аларның 10ысы - балалар, икесе - акробатика буенча үсмерләр төркеменең тренерлары.
Комментарийлар