16+

Ковид "бүләге": авырып терелүчеләрдә яман шеш ешрак ачыклана башлаган

Табиб фикеренчә, коронавирус онкология һәм кан тамырлары авыруларының үсешен китереп чыгара.

Табиб фикеренчә, коронавирус онкология һәм кан тамырлары авыруларының үсешен китереп чыгара.

Иммунолог-табиб Владимир Болибок коронавирус турында онытмаска чакыра. Аның сүзләренчә, әлеге чир беркая да китмәде. Әле дә хастаханәдә бик авыр хәлдә ятучылар бихисап. Тернәкләнә алмыйча үлүчеләр дә шактый. Авырып терелүчеләрдә исә, катлаулыклар барлыкка килә. 

"Ковид белән авырып терелгәннән соң кешеләр еш кына кан тамырлары һәм аутоиммун авыруларыннан интегә, шулай ук онкология дә тарала. Әлеге барлык проблемаларны безгә коронавирус пандемиясе тудырды", дигән Болибок "Тула Яңалыклар хезмәте"нә биргән әңгәмәсендә.

Табиб Сovid-19га каршы прививка ясатырга һәм ревакцинация хакында онытмаска чакыра. Болибок пенсионерлар, шулай ук шикәр диабеты, симерү, яман шеш һәм бөер авырулары белән авыручыларга бигрәк тә сак булырга өнди.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading