16+

Ковидтан үлгән йөкле хатынның 3 баласы ятим калган

«Ул киләчәккә планнар корды, өченче баласының дөньяга килүен түземсезлек белән көтте, яшәү теләге көчле иде», диләр мәрхүмә турында хезмәттәшләре.

«Ул киләчәккә планнар корды, өченче баласының дөньяга килүен түземсезлек белән көтте, яшәү теләге көчле иде», диләр мәрхүмә турында хезмәттәшләре.

Көче тулып торган сылу, өченче баласы белән йөкле булган хатын Түбән Камада ковид-госпитальдә үлеп киткән.
Аңа балаларын үстерергә, аларның туйларын үткәрергә, оныкларның тууын көтәргә иде дә бит. Ләкин мәкерле авыру үзенчә эш итте.

Ачыкланганча, хатын-кыз йөклелекнең алтынчы аенда ковид йоктырган. Хәле начарланган көнне табиблар баланы булса да коткарып калырга теләгән. Кесарево кисеме ярдәмендә сабый дөньяга килә. Хәзер бала медиклар күзәтүе астында.

Хатынның үлеменнән соң аның гаиләсе өчен акча җыю оештырылган Күршеләре әйтүенчә, бер көн эчендә йортта яшәүчеләр олы кайгы килгән гаиләгә 116 мең сум акча җыйган һәм мәрхүмәнең әтисенә тапшырганнар.
Хатын белән аралашкан күршеләре һәм аның белән эшләгән хезмәттәшләре аны бары яхшы яктан гына искә ала.
Табиблар әйтүенчә, бала көтүче булачак аналар йөклелекнең 22 атнасыннан башлап ковидка каршы прививка ясатырга тиеш. Бу - ананың үзен дә, булачак баланы да коткару өчен кирәк: «Беренче чиратта, бу хроник авырулардан интегүче йөкле ханымнарга кагыла, чөнки бу авырулар коронавирус инфекциясе белән очрашканда кискенләшә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading