Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте, дип яза Татар-информ
Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде.
«Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова.
Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.
Комментарийлар