16+

Кукмара районы военкомы Равил Гафиев исерек килеш кеше бәрдергән

Равил Гафиевның аек булмавын Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев раслады.

Равил Гафиевның аек булмавын Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев раслады.

Кукмара районы хәрби комиссары Равил Гафиев җәяүле юлы аша чыгып баручы кешене бәрдергән.

Зыян күрүче — 1965 елгы, Кукмарада яшәүче ханым. Ул башта Кукмара үзәк хастаханәсенә китерелгән. Анда баш миенә МРТ ясау җиһазлары булмау сәбәпле, Арча хастаханәсенә озатылган.
«Башка шәһәр хастаханәсендә яту сәбәпле, әлегә аның хәлен белә алмадык. Равил Рамилевич зыян күрүченең бертуган сеңлесен янына барып сөйләште. Аларга кирәк кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез.

Равил Гафиевка ике көн эчендә үз вазифаларын тапшырырга күрсәтмә бирелде», — дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә комиссарның урынбасары.

Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев әйтүенчә, бу хәл 30 июнь көнне кичке 5ләр тирәсендә килеп чыккан. Равил Гафиев Кукмараның «Орбита» кибете янындагы борылышта автомобиль белән идарәне югалта һәм җәяүле юлына менеп, кеше бәрдерә.  

Рамил Нургалиев Равил Гафиевның аек булмавын да раслады.  

«Канындагы алкоголь микъдарын төгәл әйтә алмыйм. Ләкин ул аек түгел иде», — диде ул.

Әлеге эш буенча административ тикшерү эше башланган. «Без әлегә җинаять эше кузгатмадык. Чөнки зыян күрүче хастаханәдә ята. Әгәр ул ханым уртача яки авыр тән җәрәхәтләре алган булса, җинаять эше кузгалтылачак. Зыян күрүченең якыннары килеп гариза язды. Әгәр комиссарның гаепле икәне ачыкланса, ул җаваплылыкка тартылачак», — дип белдерде Рамил Нургалиев.

Бу фаҗига урынында булган шаһитлар авариядән соң видеога төшергән. Алар да Гафиевның исерек булуын әйтә.

http://intertat.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык, ничек инде гаепле икэне ачыкланса?! Монысы тагын ни дигэн суз?! Беренче дэн исерек руль артына утырган, уже гаепле, икенче дэн, бер яклы юл йорешендэ, транспортларга каршы бара, гаепле! Оченчедэн, кеше бэрдерэн, ничэ метр очып киткэн, ничек зыян курмэскэ момкин? Ул хатын кыз болай да авыру, остэвенэ, тагын машина бэрэ. Нинди ачыклану? Кулга алырга, жавап ка тартырга. Бу военкомнын туганы администрациядэ утыра дип, аны аклап куйсалар, халык тавыш куптарабыз диде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тагы ул правасыз булган, это тоже правонарушение.

      Мөһим

      loading