16+

Күпфатирлы йортта 9 кеше сөрем газы белән агуланган. Үлүчеләр дә бар

Бу хәл 14 декабрьдән 15 декабрьгә каршы төндә килеп чыга.

Бу хәл 14 декабрьдән 15 декабрьгә каршы төндә килеп чыга.

Ульян өлкәсенең Цильна эшчеләр поселогында күпфатирлы йортта 9 кеше сөрем газы белән агуланган. Кызганычка каршы, икесенең гомере өзелгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, 51 яшьлек ир-ат яшәгән фатирда газ чыгып торган. Аның үз фатирында җансыз гәүдәсенә юлыгалар. Газ исе башка фатирларга да тарала. 19 яшьлекне кызны да, кызганыч, коткарып кала алмыйлар. Ә менә аның әти-әнисе әлегә реанимациядә. Бу хәл 14 декабрьдән 15 декабрьгә каршы төндә килеп чыга.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading