16+

Кыргый хайваннарда котыру авыруына каршы вакцина тараталар

Дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде.  Татарстанның урман, кыр-болын җирлекләрендә язгы чорда барлыгы 720 мең доза брикетлы вакцина таратылачак. 

Бу эштә дәүләт ветеринария табибларына аучылык хуҗалыкларындагы аучылар, егерьлар да ярдәмгә килә. Чөнки вакцинаны атна-ун көн эчендә һава торышы 4-10 градус җылы һәм коры чакта таратып бетерү мөһим. Бу эш кул хезмәте белән башкарыла. Вакцина 1 квадрат километр мәйданга 20-25 брикет исәбеннән таратыла.

Бер атнадан әлеге вакцинаны хайваннарның ни дәрәҗәдә ашаганы тикшерелә. Күбесенчә әлеге биркетлы вакциналар төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган. 

Кыргый ерткыч хайваннар өчен котыру авыруына каршы вакцина 30 граммлы брикеттан гыйбарәт. Ул ит яки балык фаршы кушып ясалган, хайваннарны исе белән җәлеп итә торган җим. Әлеге брикетны ашаганда хайван вакциналы блистер тешләп ала, авыз куышлыгы аша кергән көчсезләндерелгән вирус хайванның организмына үтеп керә һәм 20-21 көн эчендә котыру вирусына каршы иммунитет ясала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading