16+

Кырымны туристлар өчен ябарга мөмкиннәр

Ярымутрауда яңа антирекорд куелган – бер атнага 2767 вирус эләктерү очрагы теркәлгән.

Ярымутрауда яңа антирекорд куелган – бер атнага 2767 вирус эләктерү очрагы теркәлгән.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, республикада коронавирус йоктыру очраклары арту сәбәпле, туристлык сезоны ябылырга да мөмкин, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости яза. Туристлык сезонын ябу буенча бернинди карар да, план да юк әлегә, әмма коронавируска бәйле вазгыять катастрофик күрсәткечкә җитсә, бер нишләп тә булмый, ябасы була, дигән ул оператив штаб утырышында. Ярымутрауда яңа антирекорд куелган – бер атнага 2767 вирус эләктерү очрагы теркәлгән.

Реклама

Искәртик, Россия президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри түгел, әмма кирәкле гамәл турында белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading