16+

Кыш уртасында ике баласын киемнәрсез урамга куып чыгарган?

Балаларның берсе үлгән.

Балаларның берсе үлгән.

22 декабрь көнне Саратов өлкәсенең Прокудино авылында ерганакта ике бала табылган. 2013 елгы малай, медиклар килгәндә, үлгән булган. 2016 елгы кыз хастаханәгә озатылган. Аның гомере өчен табиблар көрәшә. 
Хәзер хокук саклау органнары вәкилләре балаларның нинди гаиләдә тәрбияләнүен ачыклый. 
Соңрак билгеле булганча, балаларның әти-әнисе аерылышкан. 43 яшьлек әниләре балаларны өйдә укытуга күчерергә теләгән. Тик мәктәптә бу карарны уңай бәяләмәгәннәр. Шуңа да хатын балаларын алып, билгесез юнәлештә киткән булган. Әмма ноябрьдә кире авылга кайткан. 
Бүген ана кеше укытучыга малай мәктәпкә килмәячәк дип хәбәр иткән.
Соңрак мәктәп директоры бала турында борчылып, аның әнисенә шалтыраткан. Ана кеше балалар урамда йөри дип трубканы ташлаган. 
Балаларны кар эчендә, өс киемнәрсез тапканнар. Хәзер аларның әниләрен эзлиләр, ул өендә юк, шалтыратуларга җавап бирми. 
Олы бала мәктәптә "5" легә укыган. Үзе бернәрсәгә дә зарланмаган. 

Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кабэхэт ана

    Мөһим

    loading