16+

 Кытай белән Африканы безгә “прописка”га кертик тә куйыйк, килеп-китеп азапланмасыннар

Россия Президенты Владимир Путинның җиңел кулыннан Казан- Россиянең спорт башкаласы булган иде инде. Татарстан Премьер-министры урынбасары- сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко:”Татарстан- нефть һәм химия башкаласы”,-дип республикабызны янә югарыга күтәрде. Уены-чыны белән әйтелсә дә, барыбер, күңелле.

“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә 31 август - 2 сентябрь көннәрендә “Татарстан нефтьгазхимия 2023” форумы була.

 —Татарстан Республикасында нефть чыгара башлауга 80 ел тулуга багышлана әлеге чара. Форумда Россия төбәкләреннән, Татарстаннан һәм Кытай, Әзәрбайҗан, Беларусь, Камерун, Үзбәкстан Республикаларыннан эре компанияләр катнашачак. Казахстан, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Ангола, Катар дәүләтләренең тулы вәкаләтле илчеләре килә,- диде Олег Коробченко.

Форум кысаларында “Казан Экспо”ның 2нче павильонында “TatOilExpo-2023” халыкара күргәзмәсе оештырыла. Анда Россия төбәкләреннән, Татарстаннан, шулай ук чит илләрдән 174 компания үзләренең технологияләрен һәм товарларын тәкъдим итә.

— Форум елдан-ел популярлык яулый. Үзара хезмәттәшлек килешүләре төзелә, нефть-газ-химия тармагын үстерү буенча фикерләр барлана. Санкция шартларында чит ил җиһазларына алмаш булдыру мәсьәләләре карала. СИБУР җәмгыяте бездә нефть-химия тармагына караган ике предприятие ачарга ниятли, бу да республика файдасына, -диде Олег Коробченко. “Казан Экспо” генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев әйткәнчә, форумга  ВУЗлар һәм студентлар да чакырыла.
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading