16+

Кызганыч: ятим малай авариядә һәлак булган

Мәрхүм малай бишенче сыйныфта укый.

Кызганыч: ятим малай авариядә һәлак булган

Мәрхүм малай бишенче сыйныфта укый.

20 июньдә Уфага өенә кайтып барышлый авариягә очрап, 10 яшьлек малай һәлак булды. Нәкъ бер атнадан аңа 11 яшь туласы иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүм малай бишенче сыйныфта укый. Ул, аның дусты һәм тренеры бергә тренировкадан кайтып киләләр. Алар барысы да хоккей белән шөгыльләнә. Мәрхүм бала ятим була, ул әбисе һәм бабасы белән генә яши, диелә хәбәрдә.

Кушнаренко районында М7 «Волга» трассасында балалар утырган Ford Escape машинасы авариягә очрый. Машина белән идарә итүче 55 яшьлек Уфа кешесе ниндидер сәбәпләр аркасында юл кырыендагы ярымприцепны күрми кала. Ярымприцеп «Скания» йөк машинасынкы була. «Скания» Татарстаннан Новосибирск шәһәренә ярымфабрикатлар илтә.

10 яшьлек малай арткы утыргычта утыра, ул авария урынында ук үлә. 11 яшьлек тагын бер малайның күз кабагы бәрелгән. Аны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Машина белән идарә итүче ир-атның башы имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading