16+

Кызыл Китапка кергән елга каракошын коткардылар

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җитлегеп килүче аккойрык бөркетне коткару операциясе үткәрделәр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җитлегеп килүче аккойрык бөркетне коткару операциясе үткәрделәр.

Хәбәр Петровский бистәсе янында кош тапкан битараф булмаган кешеләрдән килде.

Тикшерү вакытында кош баласы үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хәзер ул «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү Үзәге» ДБУнең Яшел Үзән районындагы тернәкләндерү үзәгендә яши, аны белгечләр тәрбияли.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: аккойрык бөркет Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аның таралуы зур сулыклар белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан Ауропаның бу сирәк төр кошы өчен үзенә күрә резерват булып тора. Республиканың барлык районнарында да Идел, Кама, Нократ, Мишә, Зөя, Чишмә, Дала Зәе һәм Шушма елгалары буенда аккойрык бөркетнең очравы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading