Шәһри Казан

Легендар татар җырчысы вафат...

Җырчы белән хушлашу 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

Бүген, 19 март көнне, легендар җырчы, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте. Бу хакта Филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак. 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Реклама

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: