16+

Актер Леонид Куравлевның якыннарына 100 млн сумлык милке калган

86 яшендә хосписта вафат булган халык артисты Леонид Куравлев васыятьнамә язарга өлгергән: якыннарына ул 100 млн сумлык милкен калдырган.

86 яшендә хосписта вафат булган халык артисты Леонид Куравлев васыятьнамә язарга өлгергән: якыннарына ул 100 млн сумлык милкен калдырган.

Гомеренең соңгы атнасында Куравлев турында шактый сүз булды. Артистның хосписта ятуын белгәч, интернетта да халык шау-гөр килде. Аннан калган милек аркасында да тавыш булыр дип көткәннәр иде. Әмма бу яктан бәхәсләр булырга ошамаган.
 
Леонид Куравлев хатыны Нина белән 52 ел бергә яшәгән. Нина Васильевна ун ел элек вафат булган. Кызлары Екатеринага 59 яшь, һөнәре буенча ул психотерапевт. Ире белән аерылышкан, балалары юк. Әнисе үлгәч, әтисе янына күченеп килгән. Күршеләре әйтүенчә, алар бик дус яшәгән. Леонид Вячеславовичның сәламәтлеге пандемиягә кадәр начарланган.
Улы Василийга 44 яшь. Аның үз бизнесы бар. Хатыны һәм өч баласы белән әтисе янына еш килеп йөргән. Узган җәйдә артистны паснионатка урнаштырырга карар кылганнар.
 
 Куравлевның дуслары сөйләгәнчә, васыятьнамәне ул күптән язган булган. Милкен улы белән кызына яздырган. Аның Мәскәү үзәгендә 5 бүлмәле фатиры калган. Мәскәүдә моңа охшаган фатирның бәясе 82 млн сум торуы билгеле. Шулай ук Леонид Куравлевның Подмосковьеда дачасы калган.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading