24 октябрь көнне бертуган Максудилар исемендәге Биектау бишенче номерлы гомуми урта мәктәбендә бик күркәм чара үтте.
Татар халкының күренекле шәхесләре Әхмәтһади һәм Садри Максудиларның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган "Максуди эзләреннән..." квест уенын карарга мөхтәрәм кунаклар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Казан Федераль Университеты фәнни хезмәткәре Илназ Маннапов, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Сәлимә Юнысова килгән иде.
Биектау районы мәктәпләреннән 10 такым җыелган иде. Кызыклы, мавыктыргыч һәм заманча ун тукталыш төзелгән. Һәр такым шул тукталышларга кереп, нинди дә булса бирем үти һәм үзләренә тиешле билгене алып, киләсе тукталышка китә.
10 тукталышны да үтеп, көндәлектәге билгеләр белән жюри әгъзалары йомгак ясады. Чара катнашучыларга да, кунакларга да бик ошады. Мондый уеннар, бәйрәмнәр дәвамлы булсын дип, яхшы кәефләр белән үз мәктәпләренә таралыштылар.
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bb975c677_WhatsApp Image 2023-10-20 at 14.40.04 (1).jpeg)
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bb9ecc12a_WhatsApp Image 2023-10-20 at 15.31.17.jpeg)
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bba75602b_WhatsApp Image 2023-10-20 at 15.31.16.jpeg)
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bbaef016f_WhatsApp Image 2023-10-20 at 15.30.13.jpeg)
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bbb61e27d_WhatsApp Image 2023-10-20 at 15.29.50.jpeg)
![](/images/uploads/ckeditor/jpeg/6537bbbd7ef9b_WhatsApp Image 2023-10-20 at 15.30.03.jpeg)
Комментарийлар