16+

Мәктәпләрдә яңа дәрес барлыкка килергә мөмкин

Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Анзор Музаев Россия мәктәпләрендә гарәп теле дәресләре һәм алардан БДИ барлыкка килү мөмкинлеген кире какмый, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Анзор Музаев Россия мәктәпләрендә гарәп теле дәресләре һәм алардан БДИ барлыкка килү мөмкинлеген кире какмый, дип хәбәр итә “Российская газета”.

“Гарәп теле Россиянең берничә субъектында теологик һәм педагогик вузларда укытыла да инде, – дип билгеләп үткән Музаев " Фәезханов укулары" халыкара форумында ясаган чыгышында. –гарәп телен мәктәпләрдә дә өйрәнү мәсьәләсе күтәрелә. Октябрь башында Россиягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры килде. Ул Әмирлекләрдә рус мәктәпләрен ачып, балаларга рус телен өйрәтү белән кызыксына, ә бездә гарәп теле дәресләре барлыкка килер иде.

Анзор Музаев ассызыклап узганча, мондый мөмкинлек барлыкка килсен өчен, аны укыта алырлык тиешле квалификацияле педагоглар, программалар һәм дәреслекләр булырга тиеш. Кытай телен ничек керткәннәрен искә төшерик, аңа биш ел вакыт кирәк булды: без кытай теленнән имтиханнарга ихтыяҗ, ә мәктәпләрдә укытырга сәләтле мөгаллимнәрнең булуын, уку программалары һәм ярдәмлекләрне анализладык. Гарәп теле буенча карар кабул ителсә, эш озакка сузылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading