16+

Мамадышта тегелгән мендәр белән хәрби форманы Калининградка һәм Мурманскига җибәрәләр

2019 елда «Мамадыш сәнәгать комбинаты» җәмгыяте Россия Оборона министрлыгы өчен мендәрләр җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә бер сменада 800 мендәр тегәләр.

2019 елда «Мамадыш сәнәгать комбинаты» җәмгыяте Россия Оборона министрлыгы өчен мендәрләр җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә бер сменада 800 мендәр тегәләр.

Оешма төрле белгечлекләр өчен униформа тегү белән шөгыльләнә. 2020 елда пандемия булуга карамастан, 30 миллион сумлык 16 мең хәрби костюм тегелгән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Продукцияне хәрби-диңгез флоты өчен җитештерәләр һәм Калининград, Архангельск, Мурманск, Владивосток, шулай ук танк гаскәрләре өчен тегәләр. Мамадыштан 1 мең комплект Татарстан танкистларына җибәрелде.

Мамадыш районы советының V утырышында «Мамадыш сәнәгать комбинаты» җәмгыяте эшчәнлеге турында генераль директор Роберт Сабиров сөйләде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading