16+

Машина йөртүчеләр өчен күңелсез яңалык

Россиядә юлның аерым участокларында рөхсәт ителгән уртача тизлекне арттырган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр.

Россиядә юлның аерым участокларында рөхсәт ителгән уртача тизлекне арттырган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр.

Бу хакта Autonews.ru порталы «Око» Фотовидеотеркәү системаларын җитештерүчеләр һәм операторлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, уртача тизлекне контрольдә тоту комплекслары сертификацияләнгән һәм тикшерү узган, ә алар тарафыннан билгеләнгән кагыйдә бозу очраклары өчен административ җаваплылыкка тарту Административ хокук бозулар кодексының 12.9 маддәсе нигезендә бик тә урынлы. Кодекска үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы Юстиция һәм Транспорт министрлыклары белән берлектә караячак.

Ассоциациядә фотовидеотеркәү җайланмалары юлларда иминлекне саклауда ярдәм итә дип саныйлар. «Шундый комплекслар белән җиһазландырылган юл участокларында авария очракларының 50 процентка кадәр кимүе күзәтелә», - дип искәрттеләр ассоциациядә.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Хөкүмәткә 1 августка кадәр штраф салынмый торган тизлек арттыру чиген сәгатенә ун чакрымга кадәр киметү позициясен килештерергә кушкан иде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading