16+

Махсус операциядә яраланган җырчы хәрбиләргә 3 миллион сум акча күчергән

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 млн сум акчасын биргән.

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 млн сум акчасын биргән.

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, үз теләге белән генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медицина взводына хезмәт итәргә киткән иде. Инде менә соңгы яңалыклар хәрби җырчы махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 млн сум акча күчергән.

Махсус хәрби операция зонасында "Асян" позывнойлы җырчы җәрәхәтләнә, кабыргаларын сындыра. Хәзер 20 көнлек реабилитациягә кайткан. Башка хәрбиләрнең алгы сызыкта алган яралары белән чагыштырганда, җырчы үзенең җәрәхәтләрен зыянлы түгел дип саный. Шуңа күрә Оборона министрлыгы бүлеп биргән компенсацияне махсус операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына күчерергә карар иткән.

Башкортстан республикасы башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән бергә «Башкортстан» полкының медицина ротасы өчен пилотсыз аппаратлар һәм башка җиһазлар, ә калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үреп йөрүче волонтерлар өчен кирәкле материаллар сатып алганнар.

"Мин бу егетләр, хәрбиләребез белән бергә булуыма горурланам, санитар һәм шофер буларак кечкенә өлешемне кертәм. Алла сакласын, без барыбыз да бергәләп күптән көтелгән җиңүгә ирешергә тиешбез», - дигән «БСТ» телеканалына Радик Динәхмәтов.

Фото: Башинформ

Эдуард Кускарбеков архив ИА «Башинформ»

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading