16+

Метеролог язның кайчан башланачагын хәбәр иткән

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев Татарстанда климат шартларын шәрехләде, дип яза уку йортының матбугат үзәге.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев Татарстанда климат шартларын шәрехләде, дип яза уку йортының матбугат үзәге.

Якын көннәрдә салкын булачак. Температура төнлә һәм көндез -21 градуска кадәр түбәнәя, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәге. Ялларда 1,1 миллиметрга кадәр явым-төшем көтелә.

Татарстан территориясендә кискен суыту, Юрий Переведенцев сүзләренчә, Арктикадан кергән антициклон белән аңлатыла. "Арктика һәрвакыт салкын, анда поляр төн, шуңа күрә температураның кинәт түбәнәя. Әлбәттә, бу очракта атмосфера басымы арта" дигән профессор.

Сүз уңаеннан, февральдә уртача айлык температура -10 градус тәшкил итә. Казан университеты эксперты раславынча, казанлылар салкынаю пигын җомга һәм шимбәдә тоячак. Антициклоннан соң Татарстанга чираттагы атлантик циклон урнашачак. Ул үзе белән җылылык алып килә. Кар, буран көтелә.

Метеоролог казанлыларны кар явудан курыкмаска өнди. Мәскәү һәм Самарадагы кебек шәһәрне "шугалакка" әйләндерә торган бозлы яңгыр күпкә куркынычрак. Климат үлчәмнәре буенча Казанда яз 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда башлана" дигән Юрий Переведенцев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading