Елена Санкт-Петербургка Молдовадан килә, анда хатынның беренче никахта туган ике улы калган. Хәзер балалар әбиләре һәм әтиләре белән яши. Икенче ире белән Елена 7 ел элек таныша. Сергей сөйкемле була, акчаны күп эшли. Ул Еленага Всеволжск шәһәренә күченергә тәкъдим итә. Биш ел элек бу гаиләдә кыз бала туа. Алар фатир алып, ипотеканы да түләп бетерә.
«Лена кайтырга җыенмады, кызы белән Кырымга ял итәргә китте, иренә әйтмәде. Ире исә бу вакытта үзе дә Кырымда иде. Сергей Всеволожскка кайткач кына хатынының да Кырымда булуын белде. Бик ачуланды, Елена аннан качып йөрде. Ләкин бала аркасында алар аралашалар иде», — ди мәрхүмнең иптәш хатыны Анастасия.
Шуннан соң Сергей Еленага яный башлый, фатирны да үзенеке генә дип исәпли. «Мин сине үтерәм, миңа булмасаң, беркемгә дә булмассың», дип әйткәнен ишеттем», — ди Анастасия.
Берничә атна элек Сергей Еленаны үз өенә алып кайта һәм хатынның озын толымын пычак белән кисеп ташлый. Ленаның яклаучысы да булмый, әтисе күптән вафат.
Фаҗига вакытында кызлары балалар бакчасында була. Хәзер баланы реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Сергейны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар