16+

“Милли сәнгать сәхнәдә булырга тиеш”

«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 концерт оештыра, алар декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 концерт оештыра, алар декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Атаклы коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак. Концерт кысаларында тамашачылар дөнья буенча сәяхәт итеп, Аргентина, Куба, Мексика, Кавказ халыклары җырларын ишетәчәк.

- Кечкенә сәхнәдә  чыгыш ясау - имтихан. Ә балалар алдында җырлау  тагын да күбрәк көч, тырышлык сорый. Беренчедән, без яшьләрне югары һөнәри сәнгатебез белән таныштырабыз. Икенчедән, балаларда милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбиялибез. Милли җыр-биюләр, илебез халыкларының сәнгате концертларыбызның нигезен тәшкил итә. Бу хәзерге катлаулы, каршылыклы заманда аеруча мөһим. Милли сәнгать сәхнәдә булырга тиеш. Чыгыштан соң, балаларның йөзендә елмаю күрәбез. Концерт уңышлы итүен шуннан аңлап алабыз. Бәлки, тамашачылар арасында булачак артистлар да бардыр. Алар заманча җырларны гына түгел, милли көйләребезне дә тыңлап үсәргә тиеш, - дип белдерде Татарстан җыр һәм бию ансамбле артисты Рамил Миңнегалиев.

Чыгышлар вакыты:

08.12.2023, 15:00 -  Балык Бистәсе район мәдәният йорты

11.12.2023, 15:00 - Буа КЦР

13.12.2023, 12: 00 - Кама Тамагы район мәдәният йорты

14.12.2023, 13:00 -  Биектау үзәк мәдәният йорты

18.12.2023, 13:00 -  Лаеш район мәдәният йорты

19.12.2023, 14:00 -  Столбищенск мәдәният йорты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading