16+

Миллионлаган россиялеләрнең хезмәт хакы арта

Федерация Советы мөһим законны хуплады.

Федерация Советы мөһим законны хуплады.

Быел теләсә кайсы россияленең хезмәт хакы 16 242 сумнан да түбәнрәк була алмый. Хезмәт кодексының 133 нче маддәсендә: «Айлык хезмәт хакы хезмәт хакының минималь күләменнән (МРОТ) түбәнрәк була алмый», – дип язылган.

Әгәр, әлбәттә, ул тулы ставкага эшли һәм үз бурычларын төгәл үти икән. Шул рәвешле, быел теләсә кайсы россияле неңхезмәт хакы 16 242 сумнан да түбәнрәк була алмый. Ә киләсе елда бу сумма 18,5 процентка артып, 19 242 сумга кадәр үсәчәк. Бу хактагы законны Федерация Советы 22 ноябрьдә хуплады, дип хәбәр итә “Комсомольская правда”. Дәүләт Думасында исәпләүләренчә, бу карар ким дигәндә 4,8 миллион россияленең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мөһим момент: төбәкләрнең һәм аерым тармакларның үз хезмәт хакының минималь күләме бар. Ләкин ул федераль дәрәҗәдән түбән була алмый, фәкать югарырак кына була ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading