16+

Миңнеханов дүрт татарстанлыны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов дүрт татарстанлыны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Рөстәм Миңнеханов дүрт татарстанлыны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

"Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», – дип күрсәтелгән документта.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тукай районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, шулай ук «Государев Амбар» ҖЧҖ директоры Васил Сәлахов, «Таллы-Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү корпоративы механизаторы Илһам Хәсәншин, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Алмаз Сәлахов әлеге төр бүләккә лаек булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading